news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор быел чит илгә ялга бармый торырга киңәш итте

Коронавирус сәбәпле, юлламалары гамәлдән чыккан кешеләргә туроператор 2021 елның 31 декабренә кадәр шундый ук тур тәкъдим итәргә яки акчаны кайтарырга тиеш.

Роспотребнадзор быел чит илгә ялга бармый торырга киңәш итте
Солтан Исхаков

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Санитар-эпидемиологик вазгыять имин булмау сәбәпле, быел чит илгә ялга барудан тыелырга кирәк. Ә юллама сатып алган, әмма пандемия аркасында бара алмаганнарга туроператорлар 2021 елның 31 декабренә кадәр шундый ук тур тәкъдим итәргә яки акчаны кире кайтарырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.

«Санитар-эпидемиологик вазгыять шактый киеренке булып тора, шул исәптән чит илдә дә. Мисал өчен, күптән түгел генә коронавирус белән авыручылар артуы турында мәгълүмат чыкты, шуңа күрә өйдә калу яхшырак», — диде Марина Трофимова.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта туроператорлар белән барлык мәсьәләләр судка кадәр хәл ителә. Әгәр 2021 елның 31 декабреннән соң тур үткәрелмәсә яки акчаны кире кайтармасалар судлар башланачак. Анда Роспотребнадзорны дәүләт органы буларак җаваплылыкка җәлеп итәргә мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100