news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итте

Тантана «Театр» скверында оештырылды, анда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин тантаналы шартларда Нурлат районы гербын юбилей әләменә беркетте.

Нурлат ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итте
http://tatar-congress.org/ru/yanalyklar/nurlat-prinyal-estafetu-flaga-100-letiya-obrazovaniya-tatarskoy-assr/

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Нурлат ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана «Театр» скверында оештырылды, анда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин тантаналы шартларда Нурлат районы гербын юбилей әләменә беркетте.

«Нурлат язмышы республика барлыкка килү белән тыгыз бәйләнгән. Татарстан АССР төзелү безнең төбәк үсешенә зур этәргеч ясады», — диде Алмаз Сәлим улы үзенең сәламләү сүзендә.

Искәртеп узыйк, «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләме эстафетасы» проекты Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе тарафыннан тормышка ашырыла. Россия этабы кысаларында әләм Россия Федерациясенең 8 федераль округында да булды инде. Анда бәйрәм чаралары кысаларында төбәк татар милли-мәдәни автономияләре  әләмнәре бизәге беркетелде.

Республика этабы исә Татарстан Республикасының барлык 43 муниципаль берәмлеге һәм ике шәһәр округлары буенча узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100