news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Борһанетдин Муллин исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылачак

Тантаналы ачылу Казанда 7 август көнне сәгать кичке алтыда була.

(Казан, 5 август, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанда 7 август көнне Борһанетдин Муллин исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә комплексның җитәкчесе, Мәрҗани мәчетенең икенче имамы Мөхәммәт Җәләлетдинов хәбәр итте.

«Әлеге бәйрәмгә бик күп кеше килергә тиеш. Төрле җитәкчеләрне чакырдык. Әлеге комплекста Муллин музей-йорты, электән үк килгән кош-корт йорты, милли чәй галереясе, „Кунак“ кофейнясы булачак», — дип сөйләде Мөхәммәт хәзрәт Җәләлетдинов.

Милли чәй галереясына килгән кунаклар 60 төрле кайнатма, 30 дан артык төр бал һәм мич коймагын кабып карый алачак. Күңелгә хуш килгән милли татар тәм-томнарын сатып алып та булачак.

«Барлык әйберләр дә XIX гасыр хәлле татар кешесенең йортын, ишек алдын хәтерләтәчәк. Болар барысы да тарихи мәгълүматларга нигезләнеп эшләнде. Килгән кеше шул чор атмосферасына чумачак. Алдан әзерләнгән программа яисә экскурсия үткәрүче артистыбыз да бар», — диде комплекс җитәкчесе.

Тарихи-мәдәни комплекс Борһанетдин Муллин исемен йөртәчәк.

«Муллин үзе 2 нче гильдия сәүдәгере булган, рус телен бик камил белгән. Озак еллар ул шәһәр идарәсе әгъзасы булып тора. Шул ук вакытта иганәчелек белән дә шөгыльләнә: мәчетләр һәм мәдәрәсә салганда ярдәм күрсәтә», — дип аңлатты Мөхәммәт хәзрәт.

Борһанетдин Муллин исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылу тантанасы 7 августта 18:00 сәгатьтә Каюм Насыйри урамы 11, Муллин йорты ишегалдында була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100