news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дербентта Каспий Сабантуена әзерләнәләр

Милли бәйрәм Дербентта «Каспий - Дуслык диңгезе» төбәкара хезмәттәшлек фестивален үткәрү кысаларында узачак.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Дербентта Каспий Сабантуе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

4 августта Дербент мэры Хизри Абакаров Дагыстан региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Эльмира Кадыйрова белән очрашты. Очрашу барышында Эльмира Кадыйрова шәһәр мэрына 14нче августтан 17нче августка кадәр Дербентта «Каспий - Дуслык диңгезе» төбәкара хезмәттәшлек фестивален үткәрү планлаштырылуы турында хәбәр итте.

Чара кысаларында «Каспий Сабантуе» бәйрәме, Дагыстан Халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре буенча күргәзмәләр, мастер-класслар, артистларның чыгышлары да узачак.

Фестивальне үткәрү урыны итеп шәһәрнең кеше иң күп йөри торган туристлык зонасы – Дербент яр буе сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100