Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чиләбе өлкәсендә «Йолдызлык» этнолагере эшли башлады
Лагерьны Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы оештыра.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Бүген, 5 августта, Чиләбе өлкәсенең Кунашак районында «Йолдызлык» балалар этнолагере ачыла. Лагерьны Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы оештыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лагерьда 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 50 балага исәпләнгән ике отряд булдырылган. Анда эшләргә Татарстан Республикасыннан иң яхшы әйдаманнар чакырылган.
Алар балаларга рәсем, хореография, вокал буенча мастер-класслар уздырачак, шулай ук татар атрибутикасын өйрәнү һәм хәтта традицион милли ашлар, шул исәптән токмач әзерләү буенча махсус дәресләр үткәрәчәк. Һәм, әлбәттә, биредә татар телен өйрәнәчәкләр.
10 көн дәвам иткән лагерь сменасы барышында балалар үз көчләре белән спектакль куячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз