Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россия Төркиягә тагын унөч шәһәрдән очышлар рөхсәт итә
Төркиягә Россиянең 45 халыкара аэропортыннан очу мөмкинлеге була.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»).12 июльдән Төркиягә Россиянең тагын 13 шәһәреннән очарга мөмкин булачак, дип хәбәр иттеләр Росавиациядә.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, коронавирус инфекциясе буенча оператив штаб шундый карар кабул иткән.
Рейслар Барнаул, Белгород, Волгоград, Воронеж, Калуга, Краснодар, Липецк, Нальчик, Оренбург, Саратов, Сочи, Төмән һәм Көньяк Сахалин шәһәрләреннән башкарылачак.
Шулай итеп, Төркиягә Россиянең 45 халыкара аэропортыннан очу мөмкинлеге була.
Шулай ук 12 июльдән Измирга очышлар рөхсәт ителәчәк. Хәзер Истанбул, Анкара, Анталья, Даламан һәм Бодрумга рейслар ачылды.
Төркиягә очышлар 15 апрельдән 22 июньгә кадәр, бу илдә эпидемиологик вазгыять начар булу сәбәпле, туктатылган иде. Авиаэлемтәне яңарту турында карарны Россия белгечләре сәфәреннән соң коронавирус белән хәлне бәяләү нәтиҗәләре буенча кабул иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз