news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Әти, әни, мин-спорт сөюче гаилә» гаилә квесты булды

Беренче урынны Әлмәтнең «Ракета» яшүсмерләр клубын тәкъдим иткән команда яулады.

(Әлмәт, 5 июль, «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә «Әти, әни, мин-спорт сөюче гаилә» гаилә квесты көнне шәһәр паркында күңел ачу программасы кысаларында узды.

Конкурста әлмәтлеләр дә, Бөгелмә һәм Казан шәһәреннән килгән кунаклар да катнашты. Квестны узарга барлыгы 5 команда чакырылды.

Беренче урынны Әлмәтнең «Ракета» яшүсмерләр клубын тәкъдим иткән команда яулады: Айгөл, Диана һәм Лиана Сәйфуллиннар.

«Безне педагоглар чакырды. Бик күңелле булды, бүләкләр дә иң яхшылары! Миңа ошады!» — диде команданың иң яшь катнашучысы Диана.

Республика башкаласыннан килгән кунаклар дүртенче урынны алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100