news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда боз явуы һәм көчле җил көтелә

Республика территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстанда боз явуы һәм көчле җил көтелә

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы территориясендә иртәгә көчле җил, боз явуы һәм яшен булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава торышы Татарстанда бүген кич үк бозылачак һәм тәүлек буе — 6 июльдә кичке сәгать алтыларга кадәр дәвам итәчәк.

«Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, боз явуы, яшен булы көтелә», — дип хәбәр итә синоптиклар.

Шулай ук яшен вакытында көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда исә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитәр дип фаразлана. Көндез боз явып китүе ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100