Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тәтештә яңа уен һәм спорт шәһәрчеге барлыкка килде
Аттракционнар үзара салым программасы буенча җыелган акчага сатып алынган.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Тәтеш шәһәренең Свердлов урамында уен һәм спорт шәһәрчеге барлыкка килде. Шушы көннәрдә анда яңа җиһазлар урнаштыру эшләре төгәлләнде. Бу хакта «Авангард» газетасы яза.
Балаларга заманча уен комплексы бик ошады, алар хәрәкәт активлыгы өчен шактый иркен һәм функциональ. Мәйданчыкка аттракционнар да урнаштырылды.
Тәтешнең шәһәр башкарма комитеты эшләр идарәчесе Фәрит Гарифуллин сүзләренчә, барлык конструкцияләр куркынычсыз, нык һәм экологик чиста материаллардан ясалган. «Аттракционнар шәһәрлеләрнең үзара салым акчасына сатып алынган», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз