news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарманда йөзенче булып туган баланың ата-анасына юбилей медале тапшырылды

Яңа туган малайга Булат дип исем кушканнар.

Сарманда йөзенче булып туган баланың ата-анасына юбилей медале тапшырылды
zags.tatarstan.ru

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Сарман авылында ел башыннан районда йөзенче булып туган баланы теркәү тантанасы узды. Баланың ата-анасына «ТАССРның 100 еллыгы» медале тапшырылды. Бу хакта Татарстан буенча ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илдар һәм Рузилә Нуретдиновлар малайларына Булат дип исем кушкан. Нуретдиновлар гаиләсен истәлекле вакыйга белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, баш табиб Айрат Галимов, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, гаиләнең туганнары һәм якыннары котларга килгән.

Муниципалитет башлыгы Нуретдиновлар гаиләсен уллары тууы белән котлады, туу турында таныклык, «ТАССРның 100 еллыгы» истәлекле билгесе, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга һәм теләкләргә бәхетле ата-аналарның туганнары һәм якыннары кушылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100