Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районыннан үзмәшгуль клиентларына үз стилен булдырырга ярдәм итә
Үз бизнесын кыз 2017 елда ачкан, моңа кадәр ул матурлык салонында эшләгән.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районында үзмәшгуль Олеся Мошкова һәр клиентка үз стилен булдырырга ярдәм итә. Бу хакта «Алькеевские вести» яза.
Олеся Мошкова тумышы белән Тольяттидан. 2007 елда ул маникюр остасы, ә алты елдан парикмахер буларак та эшли башлаган. Әлки районына кыз дүрт ел элек кияүгә чыккач күчеп килгән.
Ул 2017 елда үз бизнесын ачкан. Аңа кадәр матурлык салонында эшләгән һәм бу өлкәдә тәҗрибә туплаган Хәзер Олеся үзмәшгуль буларак теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз