news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тәтеш районының Олы Бисәр авылында авыл көнен билгеләп үттеләр

Яңгыр булуга да карамастан, авыл халкы әлеге бәйрәмдә бик теләп катнашты

(Тәтеш, 5 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Халык өчен әлеге мөһим чараны клуб мөдире Галина Кумышкина оештырырга булган. Укытучылар Ирина Курбанова, Светлана Альденейкина һәм китапханәче Марина Канашова да аңа кушылган.
“Тәтеш таңнары” хәбәр иткәнчә, яңгыр булуга да карамастан, авыл халкы бәйрәмдә бик теләп катнашты. Марина Канашова авыл тарихы турында сөйләде. Академик Николай Розов туган якның әһәмиятле чорлары белән таныштырып үтте. Җирле артистлар милли җырларыбызны башкарды, ә чуаш халкының җырлы-биюле әйлән-бәйлән уены үзенең матурлыгы белән сокландырды.
Бәйрәмдә юбилярларны котлап бүләкләр тапшырдылар, яңа туган сабыйларны да өлешсез калдырмадылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot