Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы предприятиеләре июнь нәтиҗәләрен игълан итте
Бу чорда тармак предприятиеләрендә 1 млрд. 342 млн. 679 мең сум күләмендә керем алу планлаштырылган булса, фактик күрсәткечләр моны тулысынча раслаган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 июль, “Татар-информ”). Агымдагы елның июнь аенда республиканың төп мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы предприятиеләрендә 1 млрд. 342 млн. 679 мең сум күләмендә керем алу планлаштырылган булса, фактик күрсәткечләр моны тулысынча раслаган. Шул рәвешле, керемнәр буенча май ае күрсәткечләре 2,6 процентка арттырылган. Июнь аена тармакта уртача хезмәт хакы 14 мең 909 сум күләмендә планлаштырылган. Гамәлдә исә аның күләме 14 мең 934 сум тәшкил иткән (узган елның шул чорына караганда 6,2 процентка артыграк). Әлеге мәгълүматлар бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы предприятиеләре катнашында узган киңәйтелгән киңәшмәдә яңгырады. IT-паркта узган киңәшмәдә июньдәге эшчәнлек нәтиҗәләре игълан ителде.
2010 елның июнендә, узган елның шул чорына караганда, тармак предприятиеләренең кредиторлык бурычлары 8,2 процентка кими төшкән. Хәзер аның күләме 2 млрд 268 млн. 216 мең сум. Дебиторлык бурычы исә 2 млрд. 376 млн. 876 мең сум тәшкил итеп, ул 2009 елның июненә караганда 4,6 процентка кимегән. Якынча мәгълүматларга караганда, узган айда республика территориясендә мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагына 1 млрд. 69 млн. сумнан артык инвестицияләр салынган. Ә планлаштырылган күләм 4,6 млрд. сум булган.
Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров үз чыгышында тармак эшчәнлегендәге мөһим юнәлешләрне билгеләп үтте. Алар- илнең административ үзәкләре арасында элемтә каналларын тәэмин итү, республикада элемтәне үстерү программасын эшләү һ.б. гыйбарәт.
28 июльдә IT-паркта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узачак. Анда агымдагы елның беренче яртысында тармак предприятиеләренең эш нәтиҗәләре игълан ителеп, икенче ярты еллыкка бурычлар билгеләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз