news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын истә калырлык итеп үткәрергә тиешбез

РФ Хөкүмәт рәисе урынбасары Марат Хөснуллин бәйрәмнең югары дәрәҗәдә үтүенә ышануын әйтте.

Миңнеханов: Ислам кабул итүнең 1100 еллыгын истә калырлык итеп үткәрергә тиешбез

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын истә калырлык итеп үткәрергә кирәклеген әйтте.

«Безнең алда күп эшләр бар. Киләсе елда Россия күләмендә бик күп чаралар булачак. Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын истә калырлык итеп үткәрергә тиешбез», — дип сөйләде ул «Изге Болгар җыены» ачылышында. 

РФ Хөкүмәт рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйрәм тантаналарының оештыру комитеты җитәкчесе Марат Хөснуллин оештыру эшләренең башлануын әйтте.

«Безнең максат — бу чарага катнашы булган һәркем безнең эшнең нәтиҗәсен күрсен иде. Бу бәйрәмнең югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанам», — дип сөйләде ул. 

news_right_1
news_right_2
news_bot