news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада авиамодельчеләр 3D-пилотаж буенча тулы кыйммәтле ярышлар үткәрергә ниятли

Алабугада авиамодель спорты фестивале булды.

Алабугада авиамодельчеләр 3D-пилотаж буенча тулы кыйммәтле ярышлар үткәрергә ниятли
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 5 июнь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). «Төньяк» аэродромда өченче тапкыр Россиянең төрле почмакларыннан авиамодельчеләр җыелды. Авиамодельчеләр киләчәктә 3D-пилотаж буенча тулы кыйммәтле ярышлар үткәрергә ниятли.

Алабугада авиамодель спорты фестивале узды. Фестивальдә катнашучылар 3D-пилотаж буенча мастер-класс күрсәтте. Быел анда Сургут, Курган өлкәсе, Иваново, Түбән Новгород, Ульяновск, Ижевск, Йошкар-Ола, Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән 40 кеше катнашты.

«Без якынча ел ярым диярлек тукталып тордык. Бу урында күпләп-бүлү үзәге төзедек, аннары — пандемия, һәм бүген без яңа территория үзләштерәбез. Бу ярышлар түгел, бу — фестиваль», — дип сөйләде чараны оештыручы Василий Царев.

Берничә сәгать дәвамында авиамодельчеләр үзләренең самолет һәм вертолетлар белән идарә итү булдыклыгын күрсәтте. Мондый самолет белән идарә итү өчен, куллар җитезлеге, шулай ук түземлек һәм корыч нервлар кирәк. Теләсә нинди штаттан тыш хәлдә самолет контрольдә калырга тиеш, ди Василий Царев.

Сургуттан (Ханты-Манси автоном округы) Олег Плешковны, һичшиксез, түзем дияргә була. Аның өчен барысы да 2012 елдан, улына радиоидарәле очкыч алып, үзе шуның белән кызыксынып киткәч башланган. Шуннан бирле бу мавыгудан башка үзен күз алдына да китерә алмый. 

Бүген Олег самолетларның һөнәри модельләрен мөстәкыйль җыя. Җыю гына аз, аларны компьютерга тоташтырасы, идарә итә алырлык итеп көйлисе. Аның коллекциясендә — төрле класслы өч модель.

Авиамодельчеләр киләчәктә 3D-пилотаж буенча тулы кыйммәтле ярышлар үткәрергә ниятли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100