news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Балаларга бергә укыйбыз» акциясе уза

Акциянең беренче этабы 20нче августка кадәр дәвам итәчәк, җиңүчеләрнең исемнәре 30нчы августта билгеле булачак.

Татарстанда «Балаларга бергә укыйбыз» акциясе уза
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда «Балаларга бергә укыйбыз» акциясе уза. Ата-аналар балалар белән бергә китаплар укый һәм кыска видеороликлар яздыра, аннары аларны Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләренә урнаштыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция 25нче майда башланды, Казан укучылары анда катнаша башлады инде. Барыннан да ешрак алар әти-әниләре белән Александр Пушкин, Антуан де Сент-Экзюпери һәм Габдулла Тукай әсәрләрен укый, дип хәбәр итә Казан мәгариф идарәсе.

Акциядә республика хакимият органнары вәкилләре дә катнашты. Мәсәлән, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Александр Гринның «Алые паруса» әсәреннән өзекне, ә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан фрагмент укыды.

Акциянең беренче этабы 20нче августка кадәр дәвам итәчәк, җиңүчеләрнең исемнәре 30нчы августта билгеле булачак. Катнашу өчен, теләсә кайсы әдәби әсәрдән өзек укуны видеога яздырырга һәм видеороликны Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләренә #читаемдетямрт хештегы белән урнаштырырга кирәк. Роликның озынлыгы бер минуттан артмаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100