Татарлар тарихына багышланган Бөтенроссия «Тарих эзләреннән» бәйгесенә йомгак ясалды

Бәйгегә рәсемнәр Татарстанның 36 районыннан һәм Россиянең 13 регионыннан килде.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татар халкы тарихына багышланган Бөтенроссия «Тарих эзләреннән» — «По следам истории» бәйгесенә йомгак ясалды. Бу хакта «Идел» яшьләр үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм «Идел» яшьләр үзәге оештыра. Быел ул 7 нче тапкыр узды. Бәйгегә рәсемнәр Татарстанның 36 районыннан һәм Россиянең 13 регионыннан килде: Мәскәү шәһәре, Пермь крае, Новосибирск, Төмән, Омск, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Волгоград, Саратов, Иваново өлкәләре, Красноярск крае, Кырым Республикасы.

Яшь буынның татар тарихы белән кызыксынуы, бәйгедә катнашучыларның елдан-ел артуы сөендерә. Җиңүчеләрне билгеләү җиңелләрдән булмаса да, жюри бу эшне башкарып чыкты. «Тарих эзләреннән-2020» бәйгесенең җиңүчеләре:

Кече төркем:

1 урын:

Низамутдинова Аурика — Казан;

Шакиров Амир — Иваново өлкәсе;

Махянов Булат — Тукай районы.

2 урын:

Толкачёва Анастасия — Казан;

Гыйлаҗиева Сиринә -Арча районы;

Вәлиуллин Рәзил — Норлат районы.

3 урын:

Мөхәммәтҗанов Айнур — Ютазы районы;

Темникова Элона — Төмән өлкәсе;

Хадырова Анифе — Кырым Республикасы.

Кызыксындыру бүләгенә лаек булучылар:

Алдабаева Ангелина — Түбән Кама районы;

Менишова Ләйсән — Саратов өлкәсе;

Сариева Сәидә — Казан;

Валитова Әминә — Новосибирск өлкәсе;

Бәдретдинова Рената — Түбән Новгород өлкәсе;

Рәхимова Әдилә — Алабуга районы.

Махсус бүләккә лаек булучылар:

Шарипова Лилия — Пермь крае;

Шикаева Екатерина — Норлат районы.

Урта төркем

1 урын:

Мостафина Гөлназ — Пенза өлкәсе;

Коростелёва Диана — Алабуга районы;

Мухамеджанова Зайнаб — Мәскәү.

2 урын:

Фәйзрахманов Таһир — Казан;

Соснов Самуил — Аксубай районы.

3 урын:

Иванова Таисия — Яшел Үзән районы;

Ягуткина Юлия — Норлат районы;

Баткаева Заррина — Казан.

Кызыксындыру бүләгенә лаек булучылар:

Изосимова Анастасия — Казан;

Хәсәнова Ләйсән — Әлмәт районы;

Фәйзрахманова Алия — Алабуга районы;

Исрафилова Камилла — Лениногорск районы;

Яруллина Алия — Теләче районы;

Төхвәтуллин Алмаз — Норлат районы;

Кабаева Рената — Төмән өлкәсе.

Яшьләр төркеме

1 урын:

Вафина Алия — Казан.

2 урын:

Ибраһимова Диана — Казан;

Кулакова Екатерина — Лениногорск районы;

Гыймадиева Алинә — Чистай районы.

3 урын:

Җәләлиева Эльмира — Казан;

Җаббарова Алинә — Чистай районы;

Кызыксындыру бүләгенә лаек булучылар:

Сөләйманова Диана — Сарман районы;

Скворцова Алиса — Чистай районы;

Муракаева Мәдинә — Минзәлә районы;

Исхакова Камилә — Азнакай районы;

Галләмова Галия — Түбән Кама районы;

Тимирханова Полина — Әгерҗе районы.