«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бәйрәм датасы алдыннан иң яхшы корреспондентларны, фотографларны һәм редакторларны билгеләделәр.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 30 еллык юбилее алдыннан иң яхшы хәбәрчеләрне, фотографларны һәм редакторларны мактау грамоталары белән бүләкләде. «Татар-информ» агентлыгын ТР Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады.

«"Татар-информ"ның киләчәге искиткеч. Ул күбрәк эшләргә, кызыклы яңалыклар, вакыйгалар бирү өчен алга омтыла. Бәйрәм үзе үк киләчәккә омтылган», — диде ул һәм үзе дә биредә эшләвен, бу эш турында истәлекләр аның өчен зур горурлык һәм шатлык булуын билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, ел башында бәйрәмне зурлап уздыру планлаштырылган булган, аннан коронавирус үз төзәтмәләрен керткән, әмма бу көнне юбилейны бәйрәм итү — мәҗбүри.

«Без бернинди бәйрәмнәрне дә уздырмабыз дигән идек, әмма моны эшләргә кирәк. Коронавирус китәр, вазгыять яхшырыр, тормыш та җайга салыныр, тик дата узып китәчәк. Җыелып бәйрәм итә алмаячакбыз. Башка очрашулар да булачак, әмма әлеге этапта бу — яхшы бәйрәм, монда без аралашабыз, куана алабыз», — дип өстәде Айдар Сәлимгәрәев.

Бүгенге көндә агентлык көн саен рус телендә 250 һәм татар телендә 60тан артык яңалык чыгарып бара. «Татар-информ» «Медиалогия» версиясе буенча Татарстанда иң күп телгә алына торган матбугат чаралары өчлегенә керә. Liveinternet  статистикасы буенча, агентлыкны аена якынча бер миллион уникаль кулланучы укый.

Агентлыкны оештыру турында карарга 1990 елның 6 июнендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кул куя. «Татар-информ» СССРда һәм Россия Федерациясендә беренче мөстәкыйль төбәк мәгълүмат агентлыгы булды.