Казанда июнь һәм июль айларында кайнар суны туктатып тору графигы билгеле булды

Суны җылылык челтәрләрен төзекләндерү һәм гидроопрессовкалау белән бәйле рәвештә өзәләр.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Казан мэриясе «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенә (Казан җылылык челтәрләре) караган торак йортларда кайнар суны өзү графигын бастырды.

Суны җылылык челтәрләрен төзекләндерү һәм гидроопрессовкалау белән бәйле рәвештә өзәләр.

Суны өзү этаплап башкарылачак: 9-22 июньдә, 15-17 июньдә, 15-28 июньдә, 18-28 июньдә, 29 июньнән 12 июльгә кадәр.

Кайнар суны өзү тәртибе белән әлеге сылтамага кереп танышырга була.