news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Июнь аенда татарстанлыларны кыскартылган ике эш атнасы көтә

12 һәм 24 июнь ял көннәре булачак.

Июнь аенда татарстанлыларны кыскартылган ике эш атнасы көтә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Июнь аенда Татарстан халкын Россия көнен (12 июнь) һәм Җиңү Парадын (24 июнь) бәйрәм итү белән бәйле рәвештә кыскартылган ике эш атнасы көтә.

12 июнь быел җомгага туры килә, шуңа күрә Россия халкы 12-14 июнь көннәрендә ял итәчәк. Ләкин пәнҗешәмбе, 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Җиңү Парады көне, 24 июнь, чәршәмбегә туры килә. Ул ял көне булачак, әмма аңа кадәр булган эш көне кыскартылмый.

Элегрәк «Татар-информ» биш илнең лидерлары Мәскәүдә узачак Җиңү парадында катнашачагын раслады дип хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot