Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 сентябрьгә Татарстан мәктәпләрен югары тизлекле Интернет белән тәэмин итәчәкләр
Социаль әһәмияткә ия объектларны Челтәргә тоташтыру «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты буенча башкарыла.
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). 1 сентябрьгә Татарстанның барлык мәктәпләре дә ВОЛС технологияләре (җепселле-оптик элемтә) буенча югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Бу хакта ТР Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы президиумының муниципаль берәмлекләрдә илкүләм проектларны һәм комиссияләрне мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча уртак утырышында хәбәр итте.
«Яңа уку елында Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә сыйфатлы һәм тотрыклы интернет үткәреләчәк. Мондый хәл Россиянең бер генә төбәгендә дә юк. Әмма иң мөһиме, бу барлык укучыларга да үсеш өчен яңа офыклар ачарга мөмкинлек бирәчәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Уку елы башына 1045 мәктәп Челтәргә тоташачак, бүген инде 635 учреждение оптика буенча Интернетка тоташтырылган.
Социаль әһәмиятле объектларны 4Gга тоташтыру «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты буенча үткәрелә. Барлыгы 3400дән артык объектны — белем бирү учреждениеләрен, ФАПларны, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Росгвардия объектларын колачлау планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз