Җәй көне Казанда унлап пляж эшләячәк

Казан пляжлары су коену сезонына әзер
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында җәйге пляжларның әзерлегенә багышланган матбугат конференциясе узды. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов, “Казан шәһәренең гидротехник корылмаларны эксплуатацияләү идарәсе” муниципаль унитар предприятиесенең пляжлар хезмәте башлыгы Сергей Афанасьев һәм Казанның суда коткару җәмгыяте рәисе Александр Карабицин, журналистларга җәйге көннәрдә башкалада гамәлдә булачак пляжлар, су коену кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Казанда пляжларны рәсми төстә 1 нче июньнән ачу ниятләнгән булган. Әмма һава температурасы түбән булганлыктан, әлегә су коену сезоны ачылышы кичектерелеп тора. Фердинанд Тимерханов әйтүенчә, Казанда җәйге челләдә су керергә теләүчеләрне муниципаль идарәгә караучы дүрт пляж кабул итәргә әзер. “Яшьләр үзәге” тукталышында “Идел-Пресс” нәшрияты янындагы пляж, “Нижнее заречье”, “Локомотив”, “Изумрудное” күле пляжларында кизү оештырылачак. Аларда сулыкларның төбе тикшерелгән. Санап үтелгән дүрт пляж медицина пунктлары белән дә тәэмин ителәчәк.
Шулай ук ике шәхси пляж – “Ривьера” һәм Изумрудное күленең икенче пляжы да халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Казанның Совет районында Комсомолькое күле дә су коену урыны буларак әзерләнәчәк. Урта Кабан күле буенда “Сокол” кафесы кырыендагы пляжны һәм Совет районында Солдатский пляжын да ачу планлаштырыла.