Татарстан экологлары бәйрәм итә

Бүген Казанда IV Экология форумы ачылды
(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген Татарстан экологлары өчен өчләтә бәйрәм. 5 июнь Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне буларак мәгълүм. Быел бу көнне Россиядә беренче тапкыр рәсми рәвештә Экологлар көне дә билгеләп үтелә. Татарстанлылар республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы төзелүгә 15 ел тулуны да бәйрәм итә. Шушы мөһим даталарны республикада IV Экология форумы белән билгеләп үтәргә булганнар. Бүген «Казан» милли-мәдәният үзәгендә ул министрлыкның 15 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш белән башланып китте. Бәйрәм тантанасында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президентының җир асты байлыкларыннан файдалану, нефть, газ, экология мәсьәләләре буенча Дәүләт киңәшчесе Ирина Ларочкина, Чаллы шәһәре башлыгы Илдар Халиков, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Иршат Минкин, башка министрлык-ведомстолар, предприятиеләр җитәкчеләре, Саратов өлкәсе һәм Марий Эл республикасының Әйләнә-тирә мохит һәм табигатьтән файдалану министрлыклары җитәкчеләре, галимнәр, Саксониядән кунаклар катнашты.
Тарихка күз салсак, ТАССР ның табигатьне саклау буенча дәүләт комитеты РСФСР Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгы белән Гидрометеорология буенча дәүләт комитетының төбәк бүлекчәләре нигезендә 1989 елда оеша. Ул чакта комитетка табигатьне саклау прокуроры Александр Сидельников җитәкчелек итә. Республикада табигатьне саклау системасы үзгәртеп корылганнан соң, 1993 елда Татарстан Президенты Указы белән комитет базасында ТР Әйләнә-тирә мохит һәм табигый байлыклар министрлыгы төзелә. Мөстәкыйль министрлыкның чишмә башы әнә шулай башлана. Министр вазыйфасына эколог галим Анатолий Щеповских билгеләнә. Оста оештыручы булып танылган бу шәхес министрлык белән 2001елга кадәр җитәкчелек итте. Шушы елда министрлык Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы дип үзгәртелә. Аннан соң министр постын Борис Петров, Ирина Ларочкина били. Ә узган елдан бирле Әгълам Садретдинов җитәкли. Бүген Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы җир асты байлыкларыннан файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча 2 департаментны, 4 идарәне, Экологик иминлекне тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясен, Аналитик контроль үзәк идарәсен, 9 төбәк идарәсен берләштергән эре структура.
Министр Әгъләм Садретдинов билгеләп үткәнчә, 15 ел бер караганда, тарихи чор өчен бик аз вакыт. «Әмма бу елларда республика җитәкчелегенең ярдәме нәтиҗәсендә республиканың бу төп табигатьне саклау органы зур эшләр башкарырга өлгерде. Бу чорда республикада табигатьне саклау өлкәсен законннар тарафыннан җайга салу буенча Россиядә иң камил булган система эшләнде. Галимнәр белән эш көчәйде. Табигатьне саклау буенча иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлеге активлашты», – ди министр. Аның фикеренчә, әйләнә-тирә мохитнең чисталыгы бүген җәмгыятьтә яшәү дәрәҗәсен, кеше сәламәтлеген билгеләүче төп фактор. Моны тәэмин итү өчен дәүләт экология сәясәте мөһим роль уйнарга тиеш. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда бу эш бик җитди куелган. Бүгенге көндә экологик хәлне яхшырту өчен максатчан программалар гамәлгә ашырыла. Аларның берсе «Татарстанда Җир Хартиясе принципларын гамәлгә ашыру» программасы. Бүген ул Идел буе төбәкләре өчен тәҗрибә проекты буларак та файдаланыла. «Ирешелгәннәр белән тынычланырга иртәрәк. Заман елдан-ел экологлар алдына негатив техноген йогынтыларны токарлау, яшәү тирәлеген яхшырту буенча тагын да зуррак бурычлар куя. Без аларны бергәләп хәл итәргә алынырга тиеш», – ди министр.
Бүген бәйрәм тантанасы элекке министрларны бер залга җыйды. Аларга министрлыкның истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм бүләксез булмый. ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов министрлыкка Хөкүмәтнең котлау хатын тапшырды. Шулай ук ул Татарстанның экологик иминлеге сагында торучы бертөркем тармак хезмәткәрләренә Премьер-министрның Рәхмәт хатларын, «Табигатьне саклау отличнигы» һәм «Тыюлыклар эшендәге казанышлары өчен» дигән РФ мактау билгеләрен тапшырды.
Тантаналы җыелышта «ЭКОлидер» республика конкурсының җиңүчеләре дә игълан ителде. Быелгы абсолют җиңүче дип «Татнефть» ААҖ табылды. Компания җитәкчелеге Премьер-министр кулыннан Кубок һәм диплом алды. Аерым номинация җиңүчеләренә килгәндә, алар – дүртәү. Казан шәһәре Кубок һәм диплом, ә Чаллы шәһәре, Чирмешән һәм Әлмәт муниципаль районнары медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Экологлар бәйрәме тантанага гына кайтып калмады. Бүген Экология форумы кысаларында Татарстан экология проблемалары һәм аларны чишү юлларына багшыланган фәнни-гамәли конференция дә эшләде. Ә иртәгә Биектау районындагы «Чулпан» заказнигында Татарстан рейнжерларының ачык турниры узачак.