news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә янган һәйкәл урынына яңасын урнаштыра башлаганнар

Һәйкәлнең яңа версиясе бронзадан эшләнгән.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Зәйдә ике ай элек янган Азат итүче сугышчы һәйкәле урынына яңасын куялар..

«Зәй яңалыклары» хәбәрчесе агентлыкка һәйкәлнең яңа версиясе бронзадан эшләнгәнлеген әйтте. Хәзерге вакытта скульптураны Җиңү бульварына алып килгәннәр һәм урнаштыра башлаганнар. Кайбер мәгълүматлар буенча, һәйкәлне кую биш сәгатькә якын вакытны алачак.

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге янган һәйкәлне торгызуда ярдәм итү инициативасы белән чыкты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фонды директоры Татьяна Ларионова, янган һәйкәлне оператив рәвештә торгызу – 9 майга булган беренче чираттагы бурыч, дип искәртте. Партиянең Татарстан бүлеге һәм Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды исеменнән Ларионова район хакимияте белән уртак эшне тулысынча координацияләде.

«Татар-информ» Зәйдә Азат итүче сугышчы һәйкәле януын хәбәр иткән иде. Әлеге факт нигезендә «Хәрби һәйкәлне юк итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100