news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов КДУның элеккеге ректоры Коновалов вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Татарстан Президенты Александр Ивановичның китүе безнең республика өчен дә, ил фәне өчен дә зур югалту булуын искәртте.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт университетының элеккеге ректоры Александр Коновалов вафат булу сәбәпле, улларының кайгысын уртаклашты.

«Хөрмәтле Дмитрий Александрович һәм Борис Александрович! Әтиегез, дөньякүләм танылган галим Александр Иванович Коноваловның вафат булуы турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттем. Сез иң якын һәм кадерле кешегезне югалттыгыз, аның ярдәмендә сез дөньяга килдегез һәм тормышта ышанычлы адымнар белән барасыз, ул сезнең өчен үрнәк һәм нык ярдәмче булды — бу бик авыр югалту», - диелә хөкүмәт телеграммасында.

Рөстәм Миңнеханов Александр Ивановичның китүе безнең республика өчен дә, ил фәне өчен дә зур югалту булуын искәртте.

Аның сүзләренчә, галимнең фундаменталь химия мәктәбе, илебезнең югары белеме үсешенә, тулаем Россиянең интеллектуаль потенциалын арттыруга керткән өлешен бәяләп бетерү мөмкин түгел.

«Ул мавыгучан, максатчан тикшеренүче һәм талантлы оештыручы, бик компетентлы җитәкче һәм актив җәмәгать эшлеклесе иде, һәм, иң мөһиме, һәрвакыт эчкерсез, зыялы кеше булып калды. Александр Ивановичны белгән, аның белән укыган, хезмәттәшлек итәргә насыйп булган кешеләрнең йөрәкләрендә әлеге гадәти булмаган, максатчан һәм рухи бай шәхес турында якты истәлек кала. Ихлас күңелдән кайгыгызны уртаклашам, бу хәсрәтле көннәрдә көч һәм ныклык, үзара ярдәм телим», — дип сүзен йомгаклады республика җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100