news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов беренче укытучысын 75 яшьлек юбилее белән котлады

Президент Римма Закирҗановага сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер тели.

Рөстәм Миңнеханов беренче укытучысын 75 яшьлек юбилее белән котлады
https://www.instagram.com/rusminnikhanov/

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче укытучысы Римма Закирҗанованы туган көне — 75 яшьлек юбилее белән котлый. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә язды.

Рөстәм Миңнеханов Instagram, «ВКонтакте» һәм Twitter сәхифәләрендә укытучысы һәм сыйныфташлары белән төшкән фотоны һәм котлау сүзләре язып калдырган.

«Минем беренче укытучым Римма Рәүф кызына бүген 75 яшь тула. Ихлас күңелемнән Сезгә рәхмәт сүзләремне тапшырам һәм туган көнегез белән котлыйм! Нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим!» диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot