news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчкә азык-төлек җыелмаларының беренче партиясе төялгән фура килде

Питрәчлеләр «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысаларында азык-төлек җыелмалары ала башлады.

Питрәчкә азык-төлек җыелмаларының беренче партиясе төялгән фура килде
"Алга" газетасы

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Питрәч районы үзәгенә, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!»акциясе кысаларында, беренче партия азык-төлек җыелмалары төялгән фура килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта «Алга» газетасы яза.

Автопоездны район башлыгы Илһам Кашапов каршы алды. Ул мондый җыелмаларны алты категориягә кергән кешеләр алачагын сөйләде. Барлыгы 643 азык-төлек җыелмасы килгән.

Авылларда яшәүчеләргә азык-төлек җыелмалары тапшырыла башлады инде. Адресатларга аларны волонтерлар һәм җирлек башлыклары тарата. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең һәркайсына азык-төлек җыелмасы дүрт тапкыр биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot