news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хезмәт министрлыгы өч көнлек эш атнасы турында искә төшерде

Ял көннәре 9 майдан 12 майга кадәр дәвам итәчәк.

Россия Хезмәт министрлыгы өч көнлек эш атнасы турында искә төшерде
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Киләсе атнада россиялеләрне 9 Май - Җиңү көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, өч көнлек эш атнасы һәм дүрт ял көне көтә. Бу хакта якшәмбе көнне Россия Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Киләсе атнада эш көннәре - 6, 7, 8 май, ял көннәре 9 майдан 12 майга кадәр булачак», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәттә билгеләп үтелгәнчә, 8 майдагы эш көне бер сәгатькә кыскара.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot