Татарстан ветераннары Җиңү көне уңаеннан РФ Президентыннан котлау хатлары алачак

Исемле котлау хатларын адресатларга 4–9 май көннәрендә таратачаклар
(Казан, 5 май, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанның барлык ветераннары Җиңү көне уңаеннан Россия Президенты Дмитрий Медведевтан котлау хатлары алачак. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына “Татарстан почтасы” почта элемтәсе идарәсе” дәүләт унитар предприятиесеннән хәбәр иттеләр.
Исемле котлау хатларын адресатларга 4–9 май көннәрендә таратачаклар.