ЮВТ-24 тулысынча кәрәзле телефонга төшерелгән яңалыклар чыгарылышын тәкъдим итте

Кадрлар өчен картиналар, әңгәмә, студиядә алып баручы да гаджетка төшерелгән.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). ЮТВ-24 каналы эфирына сюжетлары мобиль җайланмаларга төшерелгән яңалыклар чыкты. Иҗади һәм техник тәҗрибә кәрәзле телефонның туган көненә туры китерелгән. 

«Безгә профессиональ камералар урынына мобиль җайланмалар куллану кызыклы булды. Шул ук вакытта телевизион стандартларга якынайтылган материалларны сыйфатлы итү максаты куелды», — дип сөйләде телекомпаниянең баш мөхәррире Людмила Воронина. 

Сюжетлар төшергәндә, өч кәрәзле телефон, стабилизатор, радиопетличка, селфи-таяк һәм квадрокоптер файдаланылган. Барлык рәсемнәр дә, интервьюлар да, студиядә алып баручы да телефоннарга төшерелгән. 

«Пандемия кызган чагында без коллективның шактый өлеше авырып китәргә мөмкин дип курыктык. Безгә көндәлек яңалыкланы эшләргә кирәк иде — тамашачылар бездән оператив мәгълүмат көтә. Шул чакта без нинди резервлардан файдалана алуыбыз турында уйладык. Бүген без менә мондый вариантны сынап карадык», — диде Людмила Воронина. 

Махсус чыгарылышны әзерләүдә «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Равил Мөэминов катнашты. Ул сюжетлар төшерде, монтажлады, телекомпания коллективы белән бергә гадәти булмаган проект идеясен гамәлгә ашырды. 

«Без төшергәндә, минем өчен иң көтелмәгән хәл — кешеләрнең реакциясе. Телевидение хезмәткәрләренең аларга профессиональ камера белән түгел, ә телефоннар белән килүләре беркемне дә гаҗәпләндермәде. Барысы да гадәти кабул ителде, әйтерсең лә шулай булырга тиеш», — дип уртаклашты Равил Мөэминов. 

Чыгарылышта Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Баулыдан актуаль темаларга сюжетлар тәкъдим ителә. Материалларның берсе кәрәзле телефон эволюциясенә багышланган, ягъни Әлмәттә беренче кәрәзле телефон барлыкка килүдән бүгенге көнгә кадәр. 

Искәртик, «Татмедиа» җәмгыятенең «ЮВТ-24» телепроекты 2021 елның 10 февралендә эшли башлады. Ул Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрен берләштерде һәм нефть төбәгенең мәгълүмат үзәгенә әверелде.