news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Истанбулга юл тоткан самолет Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортына төшәчәк

Һава судносы командиры шундый карарга килгән.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Бүген көндез Казаннан Истанбулга юл тоткан NordWind авиакомпаниясе очкычы Мәскәүнең «Шереметьево» аэропортына төшәчәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Казан» халыкара аэропортына сылтама белән хәбәр итә.

«11.10 сәгатьтә Казан – Истанбул маршруты буенча юл тоткан самолет һава судносы командиры карары белән Мәскәүгә юнәлде. Ул «Шереметьево» аэропортына төшәчәк», - диде аэропорт вәкиле.

Ул һава судносының ни өчен бу аэропортка төшеп утырачагын әйтмәде, әлеге сорауга ачыклык кертү өчен авиакомпаниягә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100