Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зәй эшмәкәре 1500 данә медицина битлекләрен иң мөһим тармакларга бүләк итте
Район Үзәк дәваханәсенә бер мең битлек тапшырылган.
(Зәй, 5 апрель, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Айгөл Яруллина). Зәй эшмәкәре, район Советы депутаты Айбулат Таҗиев хәйрия максатларында медицина битлекләре сатып алып, аларны хәзер мөһим тармакларда хезмәт куючыларга таратты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Зәй районында халыкның үз-үзен изоляцияләүе шартларында кешеләргә ярдәм итүче кайбер хезмәтләрне башкаручыларның да куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим. Билгеле булганча, хәзерге вакытта медицина битлекләренә кытлык бар. Шуны күздә тотып, Зәй эшмәкәре Айбулат Таҗиев, беренчеләрдән булып, халыкка ярдәм күрсәтүне дәвам итүчеләргә медицина битлекләре сатып алып бүләк итте.
— Медицина битлекләре район Үзәк дәваханәсенә — 1000 данә, 7нче мәктәпкә — 200 данә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенә 200 данә һәм өлкән яшьтәге халыкка ярдәм күрсәтүче волонтерлык хезмәтенә тапшырылачак. Әлегә иң кирәкле, дип исәпләгән медицина битлекләре сатып алдык, ә алга таба тагын нинди ярдәм кирәк булуына карап хәйриячелек булышлыгын башкарырбыз, — дип сөйләде Айбулат Таҗиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз