news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кар һәм яңгыр көтелә

Көндез җылылык 7 градустан артмаячак.

Татарстанда кар һәм яңгыр көтелә
архив/Михаил Захаров

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 апрельдә, Татарстанда температураның сизелерлек кимүе көтелә. Бу хакта Татарстанда Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртән һәм көндез республикада кар һәм яңгыр көтелә. Моннан тыш, кайбер урыннарда кыска вакытлы буран һәм төньяк-көнбатыштан көчәючән җил булу ихтималы бар, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Төнлә һава температурасы -4тән +1 градуска кадәр булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава 2-7 градуска кадәр җылыначак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot