news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб Covid-19 белән зарарлану куркынычы зур булган урыннарны атады

Белгеч сүзләренә караганда, куркынычны киметү өчен түләүләрне контактсыз юл белән түләргә кирәк.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Хәзер кибет, даруханәләр һәм заправкаларга барганда яңа типтагы Covid-19 коронавирусын йоктыру куркынычы аеруча зур. Бу хакта отоларинголог Владимир Зайцевка сылтама белән «Звезда» телеканалы хәбәр итә.

«Хәзер бер тапкыр кулланыла торган целлофан перчаткалар бирә башладылар. Дөресен генә әйткәндә, өйдән резин перчатка алып килергә һәм аларны азык-төлек кибетендә булганда кулдан салмаска мөмкин», - дип киңәш итте ул.

Моннан тыш, табиб пандемия шартларында «целлофан пакетларга төкерергә» дигән киң таралган гадәтнең куркыныч булуын искә төшерде. Ул кибеттә булу вакыты арту белән зарарлану ихтималы да арта, дип өстәде.

Даруханәләрдә, белгеч сүзләренә караганда, риск килүчеләр арасында авыру кешеләр булу ихтималыннан чыга. Заправкаларда исә куркыныч күп кеше куллана торган шланглар белән бәйле.

Ахырда Зайцев куркынычларны минимальләштерү өчен түләүләрне контактсыз юл белән түләү кирәклеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100