news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саба яшүсмерләр приюты бинасын реконструкцияләүгә 99,5 млн сум акча каралган

Приют директоры Лилия Заһидуллина әйтүенчә, учреждениедә тәрбияләнүчеләр хәзерге вакытта вакытлыча Югары Шытсу авылындагы буш торган башлангыч мәктәп бинасына күчерелгән.

Саба яшүсмерләр приюты бинасын реконструкцияләүгә 99,5 млн сум акча каралган
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 5 апрель, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Сабаның Иске Икшермә авылындагы «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приюты бинасына реконструкция ясау эшләре бара. Төзү-монтаж эшләрен финанслауга, шулай ук җиһазлар урнаштыруга республика бюджетыннан 99,5 миллион сум акча каралган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шушы көннәрдә «РемонтстройСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзүчеләре объектта эшне башлап та җибәрде. Бинаның түбәсе сүтелеп, кирпечтән икенче каты өелә. Анда хәзерге вакытта приютның подвалында урнашкан кабинетлар күчереләчәк. Шулай ук беренче каттагы бүлмәләр дә үзгәртелеп планлаштырылачак.

«Хәзерге вакытта объектта төзелеш белән 8 ташчы, 7 төрле эш башкаручы мәшгуль. График буенча реконструкцияләнгән бина декабрь аенда файдалануга тапшырылырга тиеш. Әмма без аны сентябрьгә үк өлгертү өчен тырышачакбыз», — диде мастер Данил Минһаҗев. 

Приют директоры Лилия Заһидуллина әйтүенчә, уч­реж­дениедә тәрбияләнүчеләр хәзерге вакытта вакытлыча Югары Шытсу авылындагы буш торган башлангыч мәктәп бинасына күчерелгән. Биредә бинаны санитар-эпидемиология таләпләренә туры китерү өчен барлык шартлар тудырылган. Тәрбия эшләре, профилактика юнәлешендәге чаралар гадәти режимда дәвам итә.

Шушы көннәрдә генә тәрбиячеләр «Яшүсмернең медиамәдәниятен формалаштыру», «Мәгълүмати навигатор» социаль технологияләрен гамәлгә ашыру кысаларында «Мәгъ­лү­мат дөньясында кеше» дәресе үткәргәннәр. Дәрес барышында балалар башта «Нәрсә ул аралашу?», «Мәгълүмат чыганак­лары?» дигән сорауларга җавап эзләгәннәр. Аннан соң «Бозылган телефон» уенында катнашканнар һәм викторина сорауларына җавап биргәннәр.

Быел шулай ук районда иҗтимагый һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү прог­раммасы кысаларында Завод-Нырты гомумбелем бирү мәктәбен дә реконструкцияләү каралган. Моннан тыш Саба аграр көллияте тулай торагы төзелешенә проект-смета документлары эшләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot