news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пандемия тәмамланганнан соң ихтыяҗ кимиячәк һөнәрләр билгеле

Кайбер белгечлекләргә ихтыяҗ булмаячак, ә кайберләре артык конкурентлы булачак.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Яңа типтагы Covid-19 коронавирус пандемиясе тәмамланганнан соң, кайбер һөнәрләргә ихтыяҗ булмаячак яки алар артык конкурентлы булачак. Бу хакта Прогрессив белем бирү институты экспертлары вазгытькә уздырган анализ нәтиҗәләре турында RT хәбәрт итә.

 Риск зонасында турагентлар һәм экскурсоводлар булачак, чөнки хәрәкәтне чикләү туристлык тармагына бик нык йогынты ясарга өлгерде инде.

Моннан тыш, халыкара һәм эчке рейсларның тукталышы берничә авиакомпанияне банкротлык чигенә китереп җиткерде. Киләчәктә бу тармакта конкуренцияне арттыруга китерәчәк.

Шул рәвешле, пандемия фитнес индустриясенә йогынты ясарга мөмкин. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганнан соң күп кенә фитнес-үзәкләр клиентларны тулы күләмдә кайтара алмаячак. Димәк, фитнес-тренер һөнәре дә артык конкурентлы булачак, дип саный аналитиклар.

Моннан тыш, коронавирус йогышы таралу кебек үк, аны тоткарлау чаралары да эш процессларын автоматлаштыру һәм цифрлаштыру, шулай ук онлайн-сервисларны үстерүне активлаштыра ала. Мондый үсеш алган очракта «профильле бүлекләрнең кече хезмәткәрләре, кече аналитиклар, юрисконсультлар, банк менеджерлары, фармацевтлар, риелторлар, event-менеджерлар, тәрҗемәчеләр, укытучылар һәм репетиторлар кебек белгечлекләр ихтыяҗ кимү куркынычында калачак», - дип шәрехли экспертлар.

Пандемия тәмамланганнан соң мода, визаж вәкилләре һәм стационар җәмәгать туклануы, шулай ук полиграфия хезмәткәрләре өчен катлаулы чор булачак,

Гомумән алганда, пандемия һәм ул китергән икътисади кризис бөтен хезмәт базарында диярлек чагылыш табачак, дип саный Рус кадрлар ассоциациясе генераль директоры Анна Старикова. «Хәтта IT-белгечләр дә кагылды. <...> мондый хезмәтләргә түләү ихтыяҗы кимиячәк», - дип аңлата ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100