news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин санкцияләргә өндәгән өчен җинаять җәзасы бирү турында законны имзалады

Дәүләт Думасы әлеге закон проектын ахыргы өченче укылышта кабул итте.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Кораллы көчләре гамәлләре турында дезинформация һәм Россиягә каршы санкцияләргә өндәгән өчен җинаять җәзасы бирү турында законны имзалады.

«Россия Кораллы көчләрен куллану турында белешмәләр кергән ялган мәгълүматны дөрес хәбәрләр рәвешендә тараткан өчен җинаять җәзасы бирү билгеләнде», — дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Алдарак «Татар-информ» Дәүләт Думасы әлеге закон проектын ахыргы өченче укылышта кабул итте дип язган иде. Хәзер авыр нәтиҗәләргә китергән ялган мәгълүмат тараткан өчен хокук бозучыларга 10 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. 

news_right_1
news_right_2
news_bot