news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә сирәк авырулы балаларга ярдәм итү өчен электрон платформа барлыкка килә

«Игелек даирәсе» федераль фонды елына 5 млн сумнан артык хезмәт хакы алган гражданнарның салымын арттыру аркасында акча алачак.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). «Игелек даирәсе» федераль фонды сирәк очрый торган авырулы балаларга ярдәм итү өчен электрон платформа эшен башлап җибәрәчәк. Сайт гариза биргән мизгелдән балага кирәкле препаратны тапшырганчы бөтен процессны үтә күренмәле итәргә ярдәм итәчәк. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында шул хактагы мәгълүмат барлыкка килде.

«„Игелек даирәсенә“ акча керемнәре елына 5 миллион сумнан артып киткән гражданнар өчен артык салым хисабына керәчәк», — дип билгеләп үтелгән сайтта.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәме һәм бала табуга ярдәм итү хезмәте департаменты директоры Елена Байбарина федераль каналларның берсендә системаның үтә күренмәлелеген эксперт һәм попечительләр советы әгъзаларының күпкырлы булуы гарантияли, дип сөйләде.

«Попечительләр һәм эксперт советларына ата-аналар, пациентлар һәм коммерцияле булмаган башка оешма вәкилләре керә. Мин инде моның электрон система, махсус ачкычлар булуы турында әйтмим дә һәм фонд барлык тикшерә торган органнар өчен дә ачык булачак», — дип искәртте Байбарина.

Исегезгә төшерәбез, «Игелек даирәсе» фонды Владимир Путин Указы буенча 2021 елның гыйнварында оештырылган иде. Фонд авыручы балаларны кирәкле дарулар, шул исәптән хәзерге вакытта Россиядә теркәлмәгән препаратлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100