news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Безнең республика нык, тату, күп милләтле гаиләләре белән дан тота

Татарстанның күп балалы аналарына «Ана даны» медале тапшырылды.

Рөстәм Миңнеханов: Безнең республика нык, тату, күп милләтле гаиләләре белән дан тота
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы аналарга «Ана даны» медален тапшырды. «Безнең республика нык, тату күп милләтле гаиләләре белән дан тота», — дип мөрәҗәгать итте Президент хатын-кызларга.

«Гаилә ул — җылылык, мәхәббәт учагы, һәркайсыбызга терәк. Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең рухи сәламәтлеген, милли-мәдәни йөзен саклаучы булды», — диде Рөстәм Миңнеханов. Президент Татарстанда гаиләләргә, яшь буынны тәрбияләүгә һәрвакыт лаеклы урын бирелгәнен билгеләп узды. Ул былтыр республикада 19 мең яңа гаилә барлыкка килгәнен әйтте.

«Күп балалы гаиләләр артуы сөендерә. 1 гыйнварга 40 мең 320 күп балалы гаилә исәпләнә», — дип белдерде. Балаларны мәхәббәттә, кайгыртучанлык, үзара аңлашу булган гаиләдә үстерү — һәр хатын-кыз өчен изге хезмәт», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм гаиләләргә иминлек теләде.

Барлыгы 11 хатын-кыз «Ана даны» медаленә лаек булды. Казанда яшәүче Альбина Зыятдиновага 40 яшь. Ире белән биш бала үстерәләр. «Балачактан үз өем һәм балаларым күп булыр дигән хыял бар иде, ул тормышка ашты. Аллаһ юмарт, мин шулкадәр балам булуыма чиксез бәхетле. Олы балама — 19, кечесенә 5 яшь», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Альбина күп балалы ананың үзен карарга вакыты калмый дигән фикер белән килешмәвен әйтте. «Ике улыбыз, өч кызым бар. Киресенчә, балалар белән бергә үсәсең, алар хакына яхшырак, матуррак буласы, балаларга карап, алга барасы килә», — диде. Гаиләләргә күрсәтелгән ярдәм өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.

Саба районы Тенеки авылыннан 34 яшьлек Илдария Гомәрова ире Ринат белән җиде бала тәрбияләп үстерә. «Дүрт малай, өч кыз. Иң олысына 14 яшь, иң кечкенәсенә 1 ай. Әле һаман да ышана алмыйм, дулкынанам. Мин үзем дә ишле гаиләдән булгач, курыкмадым, балалар бер-берсенә иптәш булыр, биш кырыена алтынчысы да сыя дия-дия, шулай җидегә җиттеләр. Исән-сау булсыннар, хәсрәтләрен күрергә язмасын», — дип сөйләде.

Илдария «Юлбат» предприятиесендә сыер савучы булып эшли. «Әнигә, әтигә дә түземлек, сабырлык. Иптәшең терәк булмаса, мондый зур гаиләне алып барып булмый, күбрәк әтиләрдә өмет», — диде.

Зөлфия Зиляева Бөгелмә районы Карабаш бистәсеннән. Һөнәре буенча балалар бакчасы тәрбиячесе. «Алты кызга бер малай миндә. Олысына 20 яшь була, кешесенә 5 яшь. Өч студент, өч мәктәп укучысы, төпчек улым бакчада», — диде. Аның фикеренчә, күп балалы әни көчле, кирәк вакытта йомшак та, әзрәк усал да булырга тиеш. «Кул арасына керделәр инде хәзер. Камыр да җәяләр, аш та пешерәләр», — дип уртаклашты.

Актаныш районыннан Гөлнара Әмирова үзе дә алты балалы гаиләдә үскән. «Актаныш» агрофирмасында Киров совхозында терлекче булып эшли.

«Алты балам булыр дип уйламаган идем кияүгә чыкканчы. Рәттән дүрт кыз булгач, бишенчесе малай булмасмы дип, малай алып кайттык. Соңгы икесе малайлар», — диде.

«Авыл җирендә баланы эшсез үстереп булмый. Алар кул арасына керергә тырышалар. Бергә эшлибез. Эштә чагымда, алар өйдәге эшләрне мин кайтканчы бетергән булалар», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Ана даны» медале, шулай ук, Түбән Камадан биш бала анасы Гөлнара Бәдретдиновага, Теләче районы Баландыш авылыннан биш бала анасы Алсу Гариповага, Ютазы районы Урыссу бистәсеннән биш балалы Гүзәлия Гафиятуллинага, Чирмешән районыннан алты бала анасы Татьяна Гирфановага, Әлмәттән биш балалы Эльза Исмәгыйлевага, шулай ук бишәр бала аналары Апас районыннан Гөлнур Харисовага һәм Минзәләдән Миләүшә Каюмовага тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100