Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан «Яратканнар өчен иртәнге аш» бөтенроссия акциясенә кушылачак
Катнашучылар үзләренең яраткан әниләренә, әбиләренә, апаларына һәм дус кызларына аш әзерләү турында видео төшерергә тиеш.
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Казан Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Яратканнар өчен иртәнге аш» бөтенроссия акциясенә кушыла. Теләге булган һәркемгә 8 мартка кадәр әниләре, әбиләре, апалары яки дус кызлары өчен иртәнге аш әзерләүләре турында видео төшереп, социаль челтәргә куярга кирәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Видеороликларны «Клип» бүлегендә «ВКонтакте» социаль челтәрендә #РДШ #8март #ЗавтракДляЛюбимых #gastromaprussia #ГастрономичесческаяКартаРоссии хештеглары белән урнаштырырга кирәк. Иң эчтәлекле, эмоциональ һәм креатив роликлар илнең төрле төбәкләреннән шеф-поварлар тарафыннан билгеләп үтеләчәк.
Төбәкнең традицион ашамлыгын, милли колорит белән сыйны әзерләгән катнашучылар «Россиянең Гастрономия картасы» төбәк шеф-поварлары призына дәгъва итә алачак — рестораннарда шефтан мастер-класс, шефтан төбәк кухнясы төшке ашы.
Моннан тыш, алар бүләккә Россия төбәкләреннән бәйрәм ризыклары рецептлары «Страна, за стол!» китабын алачак, анда китап авторы — «Россиянең гастрономия картасы» проекты җитәкчесе Екатерина Шаповалова автографы була.
Призларны Россиянең 25 төбәгендә Владивостоктан алып Калининградка кадәр рестораннарда бирә Казанда акциядә өч ресторан катнашачак. Бу йортларның шеф-поварлары җиңүчеләр өчен исемле мастер-класслар әзерләгәннәр.
Мәктәп укучылары өчен бонус булып бала һәм ата-ана өчен кичке аш яки төшке аш булачак, дип хәбәр итә Туризм үсеше комитеты. Акцияне Россия мәктәп укучылары хәрәкәте «Россиянең гастрономия картасы» проекты белән берлектә үткәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз