Чирмешәндә яшәүче күп балалы хатын-кыз «Иң яхшы әни» сыны белән бүләкләнде

Ландыш мохтаҗларга да ярдәм итәргә тырыша, төрле чараларда иганәче дә була.

(Чирмешән, 5 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова).Чирмешән авылында яшәүче дүрт бала әнисе Ландыш Гатина «Иң яхшы әни» сыны белән бүләкләнде. Аңа бу бүләкне тумышы белән Лашман авылыннан, күп еллар Казан шәһәренең югары уку йортларында эшләгән Камилә Сафиуллина тапшырган.

«Төркиядән алып кайткан бу бүләгемә лаек әнине күңелем белән озак эзләдем, Чирмешән районында яхшы әниләр күптер. Ә мин аны Лашман авылы кызы Ландышка тапшырырга булдым. Ул моңа лаек дип санадым», — ди Камилә Закир кызы.

Ландыш һәм Вазыйх Гатиннарның гаилә коруларына быел 30 ел була, гаиләдә ике ул һәм ике кыз үсә. Олы уллары Алмаз инде һөнәр үзләштереп, армия хезмәтендә дә булып кайткан. Бүген икмәк пешерү цехында эшли. Айсылу белән Гүзәл югары уку йортында белем алалар.

Вазыйх та (унбер туган), Ландыш та (алты) күп балалы гаиләдә үсәләр, шуңа үз уллары һәм кызларының да туганнары күп булуын телиләр.

Ландыш 19 яшендә тормышка чыга, ә кияүгә ул чакта 39 була. Алар башта төп йортта яшиләр, аннан соң район үзәгендә өй сатып алалар. Хәзер инде үзләре төзегән зур, иркен йортта гомер итәләр, барысына да урын җитә.

Сәүдә техникумын тәмамлаган кыз үз эшен ачып җибәрә, бүген кием-салым сата торган сәүдә ноктасы бар. Һөнәре буенча укытучы Вазыйх абый инде пенсиядә. Күп балалы гаиләнең үз чыгымнары да күп, шулай булуга карамастан, Ландыш мохтаҗларга да ярдәм итәргә тырыша, төрле чараларда иганәче дә була.