news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр укучыларга имтиханнар һәм контроль эшләр чорында күбрәк йокларга киңәш итте

1-4 сыйныфта бала якынча 10-10,5 сәгать йокларга тиеш, 5-7 сыйныфта — 10,5 сәгать, 6-9 сыйныфта — 9,5 сәгать, 10-11 сыйныфта — 8-9 сәгать.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Роспотребнадзор белгечләре укучыларга имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы шул хакта хәбәр итте.

Ведомствода аңлатуларынча, 1-4 сыйныфта бала якынча 10-10,5 сәгать йокларга тиеш, 5-7 сыйныфта — 10,5 сәгать, 6-9 сыйныфта — 9,5 сәгать, 10-11 сыйныфта — 8-9 сәгать.

Белгечләр сүзләренчә, йокы туймаган очракта йокы стадиясенең чагыштырма авырлыгы («тизләтелгән йокы» дип йөртелә торган) зыян күрә, ул белем алуга һәм аның уңышлылыгына бәйле. 2-2,5 сәгать йокы җитмәгән балаларда эшкә сәләтлелек дәрәҗәсе 30 процентка кими.

Көн саен бер үк вакытта йокларга ятарга һәм йокыдан торырга кирәк. Дистанцион уку вакытында да йокының гадәти сәгатьләрен күчерергә кирәкми. 19 сәгатьтән соң эмоциональ йөкләнешне (шау-шулы уеннар, фильмнар карауны) чикләргә кирәк.

Баланың ятагы тигез булырга, салынып тормаска тиеш, ята торган мендәре артык биек булмавы мөһим. Бүлмәне яхшылап җилләтергә кирәк.

Укучылар өчен җәяү йөрүләр, хәрәкәтчән уеннар һәм хәрәкәт активлыгының башка төрләре озынлыгы кече яшьтәгеләр өчен ким дигәндә 3-3,5 сәгать, югары сыйныф укучыларында 2,5 сәгать булырга тиеш. Уку көне дәвамында 1-4 сыйныф укучылары өчен компьютер ярдәмендә дәресләрнең оптималь саны 1 дәрес тәшкил итә, 5-8 сыйныфларда укучылар өчен — 2 дәрес, 9-11 сыйныфларда укучылар өчен — 3 дәрес.

Мәктәп укучылары өчен тәүлеккә йөкләнешкә карап, 4-5 сәгатьтән соң азык кабул итү таләп ителә. Иртәнге аш 7.30 — 8.00. Аннары иртәнге кайнар аш 11.00 — 11.30, төшке аш мәктәптә 12:30–13:00 яисә өйдә –14.00 — 14.30, кичке төшке аш 16.30 — 17.00, кичке аш 19.00 — 19.30, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100