Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга студентлары калфак тегү серләренә төшенде
Осталык дәресе 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылды.
(Алабуга, 5 март, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Бүген Алабуга Үзәк китапханәсендә «Илһам чишмәсе» татар яшьләре иҗади клубының утырышы узды. Анда студентлар калфак тегү серләренә төшенде.
Анда КФУның Алабуга институты филология һәм тарих бүлегенең 3 курс студентлары, татар филология кафедрасы доценты Әлфирә Хәйруллина чакырулы иде.
«Калфагым, әй, калфагым…» дип аталган осталык дәресе махсус 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылды. Алабуга муниципаль районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова калфак тегү һәм чигү серләренә төшендерде.
Татар теле һәм туган як әдәбияты бүлеге «Гүзәллекне күр әле» дип аталган китап күргәзмәсе әзерләгән иде. Анда татар халкының милли киемнәрен, бизәкләрен, калфак чигү үрнәкләрен чагылдырган китап һәм журналлар урын алды.
Күргәзмәдә шулай ук кулдан эшләнгән калфакларларны да күрергә була иде.
Алабуга Үзәк китапханәсе рәссамы Виктор Селиверстов хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан шәхси күргәзмәсен тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз