news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада үзмәшгуль кешеләр ярминкә оештыра

Ярминкәдә кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре, сувенирлар, бүлмә гөлләре сатып алып булачак.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). 7 һәм 8 март көннәрендә Түбән Камада үзмәшгуль кешеләр үз товарларын ярминкәдә тәкъдим итәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ярминкәдә кулдан эшләнгән бизәнү әйберләре, сувенирлар, бүлмә гөлләре, сабыннар, эксклюзив сумкалар, керамика, открыткалар һ.б. сатып алып булачак.

Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылган ярминкә «Олимп» сәүдә үзәгенең 5 нче катында 9.00 — 20.00 сәгатьләрдә эшли.


news_right_1
news_right_2
news_bot