news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Галиев: Татарның кискен эшләргә батырчылыгы җитми

«Халык басылды хәзер, агым буенча йөзә», — ди җырчы.

Равил Галиев: Татарның кискен эшләргә батырчылыгы җитми
архив/Солтан Исхаков

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина) Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев, «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә, бүген халыкның башын күтәреп сүз әйтергә, кискен эшләр эшләргә батырчылыгы җитмәве хакында әйтте.

«Татар халкы гына түгел, гомумән, барлык халыклар мескен хәлдә бүген. Кешеләрнең күтәрелешкә, дулкынлануга сәләте югалып бара. Халык басылды хәзер, агым буенча йөзә. Бер индикаторны гына мисал итеп китерим әле. Хәтерләсәгез, элек бензинның бәясе күтәрелгәч, кеше, дәррәү кубып, шаулап ала иде. Ә хәзер шул шаулап алу юк. Инде ул вакыттан бәяләр әллә ничә тапкыр артты. Шул коточкыч бәядәге бензинны салабыз да, китеп барабыз. Кешеләр шундый басынкы хәлдә, аннан чыгу ысулы күренми кебек», — ди җырчы.

«Ил төкерсә — күл була», диләр. Әмма бүгенге халык аңа сәләтле түгел. Шуңа дәүләт башында торучылар, җитәкчеләр, зыялылар, депутатларга өмет белән карыйсы килә. Кемдер башлап сүз әйтергә, юл күрсәтергә тиеш», — ди Равил Галиев.

Равил Галиев фикеренчә, дәүләтебезне, милләт буларак хокукларыбызны, телебезне саклау - халкыбызның төп бурычы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100