news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда укучыларның сәламәтлеген күзәтү максатыннан эшче төркем булдыру ниятләнә

Казанда мәктәп укучыларының сәламәтлеге начарайган.

(Казан, 5 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда укучыларның сәламәтлеген күзәтү максатыннан эшче төркем булдырылырга мөмкин. Бу тәкъдим белән бүген коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков чыкты.

Соңгы ун елда мәктәп укучылары арасында авыру күрсәткечләре 40 процентка арткан. Владимир Жаворонков Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаровка мөрәҗәгать итте. “Укучыларның сәламәтлек проблемалары буенча ведомствоара төркем төзер вакыт җитте”, - диде.

2019 елда Казанда 247 меңнән артык балага медицина тикшерүе үткәрелгән. Авырулар структурасында сулыш органнары авырулары (55,7 процент), күз авырулары (4,5 процент), ашказан-эчәк тракты (4,4 процент), сөяк-мускул системасы (4,2 процент), сидек юлы системасы (4 проценты) авырулары өстенлек итә.

Диспансеризациянең икенче этабына 6 меңнән артык бала җибәрелгән. Икенче этапта 80 проценты тикшерелгән.

“Укучыларның сәламәтлекләре начараюы күзәтелә, хроник авырулар арта. Соңгы ун елда беренче сәламәтлек төркеменә керүче укучылар саны 12 процентка кимегән”, - диде шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе.

Владимир Жаворонков Казанның 11 сыйныф укучылары арасында вегетатив-кан тамырлары дистониясе өч тапкыр артканын, күз күреме ике тапкыр начарайганын, умырткалык баганасы бозылу, склероз очраклары ике мәртәбә диярлек күбәйгәнен билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100