news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл ипотекасын өч процентлы ставка белән бирәчәк банк билгеле булды

Механизмны 2020 елның мартында гамәлгә ашыра башлау күздә тотыла. «Федераль бюджет турында»гы закон нигезендә быел ташламалы авыл ипотекасын финанслау күләме 1 млрд сум булачак.

Авыл ипотекасын өч процентлы ставка белән бирәчәк банк билгеле булды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ авыл территорияләрендә бирелгән ипотека кредитлары буенча алынып бетмәгән керемнәрне каплауга субсидияләр бирү турында килешү төзеде. Россельхозбанкка агымдагы елдагы чыгымнарны компенсацияләүгә бирелә торган субсидияләр күләме 789 млн сум тәшкил итәчәк. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ккредит ставкасы кредит шартнамәсенең бөтен чорына елга 0,1 проценттан 3 процентка кадәр тәшкил итә, әмма ул 25 елдан артык була алмый. Ташламалы ставка кредит алучының шәхси иминләштерелүе шартларында гамәлдә була.

2020 елның 1 гыйнварыннан Авылда ташламалы ипотека программасы эшли башлады, ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Авыл ипотекасының төп бурычы — авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын дәүләт ярдәме белән яхшырту.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан узган елның маенда расланган иде. 2020-2025 елларда аның финанслауның гомуми күләме 2,3 трлн сум булачак, шуның 1 трлн сумы федераль бюджеттан биреләчәк.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән тиешле килешүләр төзелгәннән соң, кредит оешмалары потенциаль заемщиклардан гаризалар җыю һәм эшкәртү эшен башлыйлар, ә Министрлык аларның реестрын раслый, бу вәкаләтле банкларга халыкка ташламалы ипотека бирә башлау мөмкинлеген бирәчәк.

Ташламалы кредит күләме Россия Федерациясе авыл территорияләре өчен 3 миллион сум булачак, Ерак Көнчыгыш федераль округыннан тыш, аларныкы — 5 миллион сум. Мәскәү, Петербург һәм Мәскәү өлкәсе территорияләре программада катнашмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100