news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апрельдә Татарстан Пенсия фонды ана капиталы сертификатларын гаризасыз бирә башлый

Ана капиталы сертификатлары актив режимда аны рәсмиләштерү процедурасын тизләтәчәк һәм гадиләштерәчәк.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Апрель уртасыннан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлеге ана (гаилә) капиталына сертификатлар бирүгә актив керешәчәк. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бу бала туганнан соң ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат сорап мөрәҗәгать итмичә, акча белән эш итә алачак дигән сүз. Моның өчен Пенсия фонды барысын да мөстәкыйль эшли. Ана капиталына хокук бирүче бала туу турындагы белешмәләр Пенсия фондына Гражданлык хәле актларын теркәү дәүләт реестрыннан киләчәк», - диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта Фонд бүлекләре ЗАГС реестры белешмәләре буенча сертификат рәсмиләштерүне тикшерәләр һәм моның өчен ата-аналар һәм балалар турында кирәкле мәгълүматны билгелиләр. Сертификат рәсмиләштерү турындагы мәгълүмат Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100