news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фотограф Шамил Абдюшев вафат булган

Шамил Абдюшевның эшчәнлеге басма һәм электрон матбугат чаралары белән бәйле.

Фотограф Шамил Абдюшев вафат булган
shahrikazan.ru

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Бүген 70 яшендә танылган Казан фотографы, фотооператор Шамил Абдюшев авырудан соң вафат булды. Бу хакта “Татар-информ”га журналист Данил Сәфәров хәбәр итте.

“Шамил абый тыштан усал күренсә дә, күңелендә бик нечкә кеше иде. Ул үз эшенең остасы иде, бер нигә дә битараф кеше түгел иде”, - диде журналист Данил Сәфәров.

“Без Шамил белән еш аралаша идек. Ул бернәрсәгә дә битараф түгел иде. Тормышның һәрбер вакыйгасын фотоаппаратына төшереп бара иде. Яшь операторларга аннан үрнәк алырга кирәк, чөнки аның коллекцияләре бик күп. Ул Татарстан өчен, татарлар өчен бик күп эшләр башкарды. Ул үзенең барлык гомерен фотожурналистикага багышлады”, - диде “Татар-информ” агентлыгы фотографы Рамил Гали.

Шамил Абдюшевның эшчәнлеге басма һәм электрон матбугат чаралары белән бәйле.

Шамил Абдюшев — Татарстан журналистлары һәм редакторлары арасында танылган шәхес. Аның фотосурәтләре барлык газета-журналларда чыккан. 2014 елның августында Казанның Халыклар дуслыгы йортында фотографның 65 еллыгына багышланган «С изюминкой» дип аталган шәхси күргәзмәсе уздырылган. Күргәзмәдә 100дән артык эш тәкъдим ителгән булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100