«Башкала» автовокзалы бәйрәм алдыннан билет сатуны башлады

Өстәмә рейслар Татарстанда гына түгел, ә Россия территориясендә дә тормышка ашырылачак

 (Казан, 5 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген «Башкала» автовокзалы бәйрәм алдыннан билет сатуны башлады. Өстәмә рейслар Татарстанда гына түгел, ә Россия территориясендә дә тормышка ашырылачак. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә автовокзалның пассажирлар ташу бүлегендә хәбәр иттеләр.

Бәйрәм алдыннан автовокзал кассаларының эш вакыты озайтыла, алар сәгать 22.00 эш көнен төгәлли. Моннан тыш, кешеләргә чиратта торырга туры килмәсен өчен, кассаларның саны артачак.

Автовокзалның бәйрәм графигы 10 нчы мартка кадәр гамәлдә була.